Әлмәт районында сугышта катнашучыларга мемориаль һәйкәл куелды

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Ерсубайкинода бүген сугышта катнашучыларга мемориаль һәйкәлне тантаналы рәвештә ачтылар. Аның кирәклеге турында карар узган елда авыл җыенында кабул ителде. Аны куюга акчаны бөтен дөнья белән җыйдылар.

Һәйкәлдә, Бөек Ватан сугышы фронтларыннан кире кайтып, сугыштан соңгы тормышның авырлыкларын үз өсләренә алып, туган авылларында эшләгән Ерсубайкинода яшәүче 58 кешенең исеме. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International