17 апрель көнне истәлекле дата - Совет Янгын сүндерү сагының 100 еллыгы билгеләп үтелде. Фидакарь хезмәтләре белән янгын часте тарихы язылган кешеләр, гомерләрен гаҗәеп шәхси батырлыкны һәм кыюлыкны таләп иткән дөньядагы күркәм, шул ук вакытта иң куркыныч профессияләренең берсенә багышлаган кешеләр турында сөйлисе килә. "Янгын сүндерү сагы" горур исемен 42 кеше йөртә.