14 апрельдән алып 15 апрельгә кадәр Бөгелмә шәһәрендә яшьләр (2000-2001 елларда туган егетләр һәм кызлар) арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды. Егетләр арасында Әлмәт, Яр Чаллыдан һәм Бөгелмәдән 2 төркем спортчылар катнаштылар. Әлмәт спортчылары каты көрәш нәтиҗәсендә барлык төркемнәрне җиңделәр һәм Татарстан Республикасы беренчелегенең алтын медальләрен яуладылар.