Агымдагы елның 17 апрелендә “Турникетларсыз атна” дип аталучы Ботенроссия атналыгы кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Татарстанның киләчәге Көллияте”нә экскурсия оештырдылар. Чарага мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче 19нчы номерлы мәктәп һәм интернат-мәктәп укучылары килде.
Көллият хезмәткәрләре укучыларга станокта эшләүче, эретеп ябыштыручы, станок операторы, электрик һәм технолог һөнәрләре турында сөйләделәр. Бу һөнәрләрнең барысын да көллияттә үзләштерергә мөмкин.
Аңлату дәресләре үткәргәннән соң, балаларга мехатроника, пневматика һәм гидравлика лабороторияләрен күрсәттеләр, шулай ук эретеп ябыштыру лабораториясендә укучылар үзләрен эретеп ябыштыручы һөнәрендә сынап карый алдылар.
Чарада барлыгы 22 кеше катнашты.