Бүген Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль яклау Идарәләре вәкилләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда ике мәсьәлә күтәрелде. Беренче мәсьәлә кысаларында Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Минсәгыйть Насертдинов Халыкны эш белән тәэмин итү буенча мәшгульлек үзәге тарафыннан тәкъдим ителүче программалар хакында, шул исәптән яшүсмерләрне һәм уку йортларын тәмамлаучыларны вакытлыча эшкә урнаштыру турында мәгълүмат бирде.
18 апрельдән бирле Татарстан Республикасында талпан вирус энцефалитын һәм талпан боррелиозын йоктыручы талпаннарның активлык сезоны башланды. 27 апрель көненә Татарстан Республикасының дәвалау-профилактика учреждениеларына талпан тешләүдән 37 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 13е - балалар.
4 һәм 5 май көнне 17.00 сәгатькә кадәр авария эшләре белән бәйле Миңнебай авылында (Әлмәт-Чупай автоюлы, Әлмәт-Лениногорск автоюлы) план буенча светофорларны сүндереп торачаклар.
Әлмәт Мәшьгульлек үзәге Риза Фәхретдин урамы, 45 «А» адресы буенча урнашкан Шәһәр автомобиль юллары идарәсенә түбәндәге буш эш урыннарын тәкъдим итәр өчен күчмә Эш бирүче көненә чакыра.
Әлмәттәге урта һәм югары уку йортлары студентлары "Халык контроле" ТР Дәүләт мәгълүмати системасы ярдәме белән рөхсәтсез урнаштырылган калдыклар турында хәбәр итә алалар. Әлеге проект югары һәм урта махсус уку йортларында укучыларны экология мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлтелгән.
26 май көнне Әлмәттә өченче шәһәр велопарады узачак. Велопарад сәг. 12.00 Нефтьче мәйданында ачылачак. Чара барышында 11.00 сәг. алып 16.00 сәг. кадәр Ленин-Радищев-Шевченко-Төзүчеләр пр. Ленин ур. алып Төзүчеләр проспектына кадәр урамнар, Марҗәни, Заслонов, Җәлил, Тимирязев, Киров, Лермонтов, Базовая, Монтажная урамнарыннан чыга торган юллар ябылып торачак.
Балаларның ялга һәм сәламәтләндерүгә хокукын тормышка ашыру өлкәсендә системалы мәсьәләләрне ачыклау һәм анализлау һәм балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация ярдәмен күрсәтү максаты белән 11 май көнне 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 8(843) 236-61-24, 236-61-26 236-61-49 телефоннары буенча "кайнар" линия эше оештырылачак.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә, 4 май көнне,Әлмәттә болытлы һава торышы көтелә. Яшен булырга мөмкин. Көндез аз гына яңгыр. Минималь температура төнлә +4..+8˚, максималь көндез +21..+24˚.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Эчке эшләр бүлеге хезмәткәренең уңай йөзен формалаштыру һәм халыкның ышанычын ныгыту максаты белән Россия ЭЭМгы Россия полициясенең 300 еллыгына багышланган "Полиция хезмәткәре Степа абый" балалар иҗаты бәйгесен игълан итә. Ул берничә (урыннарда, региональ һәм федераль) этапта үтәчәк.