Әлмәттә Эш бирүче көне узачак

2018 елның 4 мае, җомга

Әлмәт Мәшьгульлек үзәге Риза Фәхретдин урамы, 45 «А» адресы буенча урнашкан Шәһәр автомобиль юллары идарәсенә түбәндәге буш эш урыннарын тәкъдим итәр өчен күчмә Эш бирүче көненә чакыра:

- яшел хуҗалык хезмәткәре (эш хакы 15000 сумнан башлап);

- буяучы (эш хакы 15000 сумнан башлап);

- каравылчы (эш хакы 12000 сумнан башлап) һәм башкалар.

Әлеге чара барышында предприятие белән танышырга һәм эш бирүче белән әңгәмә узарга мөмкин булачак.

Сезне түбәндәге адрес буенча: Әлмәт шәһәре Р. Фәхретдин урамы, 45«А» йортында көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International