Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73-еллыгына багышланган Парад репетицияләрен һәм тантаналы чараларны үткәрү сәбәпле 4, 7, 8 май көннәрендә 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр шәһәр урамнарында хәрәкәтне чикләү планлаштырыла. Чикләү Ленин урамы буйлап Заслонова урамыннан алып Радищев урамына кадәр оештырылачак.
1993 елдан БМОның Генеральный Ассамблеясе тарафыннан Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне билгеләнә. Ул дөнья җәмәгатьчелегенә Кеше хокуклары декларациясе белән ныгытылган матбугат азатлыгы һәм сүз ирке турында искә төшерә. Шулай ук, бу көнне киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләгән хезмәткәрләрнең хәвефсезлеге турында да сүз алып барыла, эш вакытында һәлак булган журналистлар хакында хатирәләр яңартыла.Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне алдыннан ЮНЕСКОның Гильермо Кано исемендәге премиясе тапшырыла. 1986 елда һәлак булган Колумбия журналисты исемендәге әлеге премия бу өлкәдә билгеле матбугат хезмәткәренә, оешма яки учреждениегә бирелә
Менә инде дистә елдан артык татарстан музейлары бөтенроссия акциясенә кушылып килүчеләр өчен төнлә ишекләрен ача. Быел 19 майда «Музейда төн» акциясе Әлмәт картиналар галереясендә аеруча күңелле узачак.
Арена-Ягуар Зур Мәскәү Дәүләт цирк-шапитосы әлмәтлеләрнең игътибарына "Буйлы рейс" спорт-күңел ачу программасын тәкъдим итә. Программада сез Африка арысланнары һәм Бенгалия юлбарыслары аттракционын, шулай ук Гарәбстан верблюдларын, Шетлендия понисын, Евразия селәүсеннәрен, төрле төстәге какаду һәм ара попугайларының эксклюзив тамашасын күрәчәксез.
5 май көнне Экология департаменты клдагыча "агачны бергәләп коткарыйк" акциясе оештыра. Аның кысаларында әлмәтлеләр икенчел чималны җимеш бирүче алма агачы үсентеләренә алыштыра алалар.
Бүген, 3 май көнне, болытлы һава торышы, кыска вакытлы, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Аерым районнарда томан. Минималь температура төнлә +6..+9º, максималь температура көндез +21..+24º.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Әлмәт муниципаль районында үсеп килүче буынны экологик яктан тәрбияләүгә юнәлтелгән актив эш дәвам итә, көн саен экологик дәресләр уздырыла, аларда ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнаша.
Яз һәм Хезмәт бәйрәмен авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре чәчү эшен башлап җибәрү белән билгеләп уздылар. 1 май көнне район башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Наиль Усманов белән чәчүлек җирләрен карады.
1 Майны бәйрәм иткән көнне һәр елны эстафета да оештырыла. Әлмәттә ул 1959 елдан бирле уздырыла. Быелгы эстафета 59 нчы тапкыр үткәрелде. Старт сызыгына басар алдыннан район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәрдә спортны үстерү буенча зур эш алып барылуын ассызыклады. Ул ГТО нормасын «алтын»га тапшырган кайбер укучыларга махсус билгеләр тапшырды. Тантана барышында авыл җирлекләре ветераннар оешмаларында 38 велосипед тапшырылды.
1 май көнне Әлмәттә булып узган митингта Нефтьчеләр мәйданында шәһәр һәм районның барлык предприятиеләре хезмәт коллективлары җыелды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлмәтлеләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, имин тормыш теләде. Митингта "Татнефть" җәмгыяте профсоюз оешмасы җитәкчесе Гомәр Яруллин, аның урынбасары Андрей Зимин, Коррдинацион Совет рәисе Марсель Бикморатов чыгыш ясадылар. Бәйрәм чарасы бик матур һәм оешкан төстә узды.