18 апрельдән бирле Татарстан Республикасында талпан вирус энцефалитын һәм талпан боррелиозын йоктыручы талпаннарның активлык сезоны башланды. 27 апрель көненә Татарстан Республикасының дәвалау-профилактика учреждениеларына талпан тешләүдән 37 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 13е - балалар.
Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге 1 майдан алып 15 майга кадәр эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8 (8553) 22-65-81 буенча талпан инфекциясен кисәтү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" уздыра.