Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Эчке эшләр бүлеге хезмәткәренең уңай йөзен формалаштыру һәм халыкның ышанычын ныгыту максаты белән Россия ЭЭМгы Россия полициясенең 300 еллыгына багышланган "Полиция хезмәткәре Степа абый" балалар иҗаты бәйгесен игълан итә. Ул берничә (урыннарда, региональ һәм федераль) этапта үтәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен Россия империясе вакытыннан безнең көннәргә кадәр яшәгән хокук саклау хезмәткәрләренә багышланган 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалар тарафыннан теләсә нинди (тукыма, агач, полимер балчыгы һәм башка) материалдан эшләнгән уенчыклар кабул ителә.