ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне 12 май көнне 11.00 сәгатьтә «Арт-Сабантуй 2018» күчмә бәйге-күргәзмәсенә нәтиҗәләр ясауга багышланган тантаналы чарага чакыра.

7 май көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне Анна Александровна Яшина билгеләп уза. Гомер бәйрәме белән ветеранны котларга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе  Кадрия Гиматдинова, ТОС12 башлыгы  Николай Жалнин, юнармеецлар, якыннары килде. Юбилярга тәбрикләү сүзләре күп яңгырады.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә янгын куркынычсызлыгы турындагы сораулар каралды. Бу турыда янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Рөстәм Нәбиев чыгыш ясады. Ул янгын чыгу сәбәпләрен атады, аларны кисәтү буенча булдырылырга тиешле чараларны атады. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.

Террористик һәм экстремистик характердагы җинаять әзерләүче һәм кылучы затларны ачыклау максаты белән, әлмәтлеләрне түбәндәге элементларга игътибарлы булырга өндиләр:

13 апрельдә алып 15 августка кадәр күп фатирлы торак йортларның өй яны территорияләренең санитар хәлен яхшырту, яшелләндерү һәм төзекләндерү, бу эшкә Әлмәт шәһәре халкын җәлеп итү максаты белән башкарма комитет  "Шәһәрнең их яхшы урам себерүчесе", "Иң яхшы ишегалды", "Иң яхшы чәчәк атучы балкон яисә лоджия", "Иң яхшы подъезд" исемнәренә бәйге игълан итә. 

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73-еллыгына багышланган Парад репетицияләрен һәм тантаналы чараларны үткәрү сәбәпле 4, 7, 8 май көннәрендә 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр шәһәр урамнарында хәрәкәтне чикләү планлаштырыла. Чикләү Ленин урамы буйлап Заслонова урамыннан алып Радищев урамына кадәр оештырылачак.

5 май көнне Әлмәттә "Агачны бергәләп коткарыйк" акциясе узды, аның барышында 1500 төрле сорттагы җимеш бирүче алма агачы таратылды. Әлмәтлеләрнең уртак тырышлыгы ярдәмендә 5,6 тонн макулатура, 57 кг. пластик шешә һәм 102 кг. батарейка җыелды. 


5
май, 2018 ел
шимбә

Күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Дәртле музыка, җыр тавышлары Ленин урамының шәһәр суды районын яңгыратып торды. Яшьләр биредә биек агачлар утыртты. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да бу эштә катнашты. Аның әйтүенчә, мондый агачлар тагын Әминов, Бигәш, Совет урамнарына да утыртылачак. 


4
май, 2018 ел
җомга

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә, 5  май көнне, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә 0..+4˚,  максималь  көндез   +12..+15˚.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International