ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

27 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә «Кванториум» технопаркы территориясендә бизнес-форум узачак. Лекциянең темасы: "Система буларак бизнес + Интернет-маркетингның яңа эрасы!"

20 сентябрь көнне Әлмәтнең “Нефтяник” командасы “Сарыарка” командасы белән уйнады.

20 сентябрь көнне Әлмәтнең 35 нче балалар бакчасында Әлмәт медицина профилактикасы үзәге тарафыннан сәламәтлек десанты узды.

Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы елның ахырына кадәр эш урыннан китмәсә, ул узган индексацияләр исәпкә алынган пенсияне алмаячак икән дигән ялган мәгълүмат таралу очраклары теркәлде. 


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

22 сентябрьдә 11.00 сәгатьтә шәһәр паркында беренче тапкыр «Zumba дусларны җыя» искиткеч фитнес фестивале узачак. Әлмәтлеләрне  Мәскәү шәһәреннән килгән ZumbaFitness программасының Zin инструкторларыннан дәртләндергеч күнекмә көтә.

2018 елның 19 сентябрендә Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1800 бала туу турында акт теркәлде.

Иран рәссамы йортны Әлмәттәге мәктәп укучыларының иншаларының эчтәлеге буенча бизәкләде. Чит илләрдә танылган стрит-арт мастеры Мехди Гаданьялу «Алтын алмалар турында әкиятләр» проектының кураторлары чакыруы буенча Әлмәткә килде.

Казаннан соң безнең яшь команда Тольяти шәһәренең “Ладья” командасы белән уйнады. Безнең уенчылар исәпне икенче минутта  башлап җибәрәләр.  Максатка сакчы Артем Онишко ирешә. Тугызынчы минутта “Ладья” уенчылары өстенлеккә чыга.  

Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты белдергәнчә, “соры” хезмәт базары белән бәйле сораулар буенча һәм хезмәт хакын түләмәү турында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте сайтында “Халык контроле” системасына яисә 000, 8(8553) 000-000 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Очрашу 20 сентябрь көнне сәг.  18.00  Кванториумда (Тимирязев урамы  20)  узачак. Әлмәтлеләр проект кураторына сорауларын бирә алалар. Әлмәтлеләр белән очрашуда прект кураторы - Нурия Валеева –   «Татнефть» матбугат хезмәте җитәкчесе , Полина Еж – проект кураторы һәм продюсеры (Санкт Петербург) һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International