Төнлә кыска вакытлы яңгыр.Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы +3..+8 градус булса, көндез максималь һава температурасы +12..+16 градуска җитә.
21е көнне ил күләмендә “Эшкә – велосипедта” акциясе уза. Чараның төп максаты - велосипедта йөрүнең файдалы икәнлеген һәм транспорт чарасына алмаш була алуын күрсәтү. Акциягә әлмәтлеләр дә кушыла. Велосипедта йөрү бик күңелле һәм уңайлы, дип саный Әлмәт халкы.
Әлмәтнең "Бердәм Россия" җирле бүлеге Секретаре, район башлыгы Айрат Хәйруллин халыкны кабул итте. Очрашу барышында торак-коммуналь хуҗалык,күпбалалы гаиләләрне эш белән тәэмин итү кебек мөһим сораулар каралды.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 20 сентябрь көнне планлы рәвештә 8.00 дән 17.00 гә чаклы – Төхвәтуллин һәм Шоссейная урамнары киселешендә светофор сүндерелә.
21 сентябрь көнне сәг. 9.00 Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә «Вакансияләр ярминкәсе" узачак. Белешмәләр өчен телефон: Телефон для справок (8553) 32-34-95.
Татарстанда гаиләләр бер үк вакытта ана капиталы сертификатына һәм икенче бала өчен айлык түләү алуга гаризалар тапшыра алалар. Икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап туган яки уллыкка алынган, программаның төп юнәлешләренә капиталның бөтен суммасын файдаланмаган түбән керемле Россия гаиләләре ана капиталы акчаларыннан ай саен түләнә торган акча алу хокукыннан файдалана ала.
«Сәламәтлек" паркы әлмәтлеләр һәм кунаклар күңелен яулап алды. Биредә рәхәтләнеп ял итәргә һәм күңел ачарга була. Яңа проект ТР Президенты киңәшчесе Наталия Фишман, "Татнефть" компаниясе, район һәм шәһәр җитәкчелеге белән берлектә тормышка ашырылды. Парк 2 сентябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында ачылды.
19 сентябрь көнне Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы.Яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан төнлә секундына 5-10 метр, иртән секундына 9-14 метр. Һаваның минималь температурасы төнлә +5..+9 градус булса, көндез максималь температура +9..+13 градус тәшкил итә.
Төп рольләрне фильмда Оксана Фандера һәм Алексей Гуськов башкаралар. Бу - иронияле комедия. Анда мәхәббәт, үзара мөнәсәбәтләр, дуслык темасы кебек кыйммәтләр ачык чагыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсының башланып китүе турында игълан итә. "ЭКОлидер" бәйгесендә җитештерү предприятиеләре, уку йортлары, табигый мохит мәсьәләләренә битараф булмаган активистлар һәм журналистлар катнаша ала.