Әлмәтнең “Спутник” командасының чираттагы җиңүе

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Казаннан соң безнең яшь команда Тольяти шәһәренең “Ладья” командасы белән уйнады. Безнең уенчылар исәпне икенче минутта  башлап җибәрәләр.  Максатка сакчы Артем Онишко ирешә. Тугызынчы минутта “Ладья” уенчылары өстенлеккә чыга. Каршы командага башка  адымнар ясарга  “Спутник” мөмкинлек  бирми. Бераз соңрак статистикага тагын бер бал өстәлә. Өченче голны Айдар Назмутдинов кертте һәм нәтиҗәдә исәп 1:3 әйләнде. Җиде уен нәтиҗәләре буенча  безнең команда унбер очко җыя һәм турнир таблицасында өченче урынны били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International