20 сентябрь көнне Әлмәтнең 35 нче балалар бакчасында Әлмәт медицина профилактикасы үзәге тарафыннан сәламәтлек десанты узды.
Әлмәт балалар поликлиникасы белән берлектә балалар бакчасына йөрүче кечкенәләр һәм аларның ата-аналары белән очрашу оештырыла.
Очрашуның максаты – сәламәтлекне саклау чаралары турындагы мәгълүматны җиткерү һәм сезонлы авыруларны алдан кисәтү.
Бу көнне Әлмәт шәһәре балалар хастаханәсенең перинаталь үзәге вәкиле Гүзәл Сафина грипп һәм ОРВИ авыруларына каршы төп профилактика чарасы булган вакцинация турында сөйләде һәм әлеге тема буенча ата-аналарның сорауларына жавап бирде.