Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы елның ахырына кадәр эш урыннан китмәсә, ул узган индексацияләр исәпкә алынган пенсияне алмаячак икән дигән ялган мәгълүмат таралу очраклары теркәлде.
Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФ Идарәсе уяу булырга һәм каракларның хәйләләренә эләкмәскә өнди.
Барлык шикле очраклар буенча (843) 27-9-27-27 «кайнар линиясенә» мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.