Татарстан Республикасында уңыш җыю кампаниясе барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
22 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән алып Әлмәттә ҖЧҖ "Торговый двор" территориясендә беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ярминкәдә отышлы бәя буенча ит, бәрәңге, яшелчә, сөт продукциясе, ашлык, комбикорм һәм башка бик күп товарлар сатылачак.
Әлмәт районының гомумбелем алу оешмаларында 21 сентябрьдә 09.00 сәгатьтә Халыкара «Тынычлык көнен» билгеләп үтү кысаларында «Тынычлык күгәрчене» Бөтенроссия акциясе узды.
Радищева урамы буйлап җылыту челтәрләрен ремонтлау сәбәпле, вакытлыча 23 сентябрьнең 18.00 сәгатеннән алып 24 сентябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр Белоглазова урмыннан Радищева урамында урнашкан 17нче йортка кадәр участокта Радищева урамы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте ябылып торачак.
«Алтын алмалар турында әкиятләр» проекты командасы паблик-арт программаның шәһәрнең табигый өлешенә әйләнүенә омтыла.Шуңа күрә ул шәһәрдә яшәүчеләр, галимнәр һәм рәссамнар белән бергә барлыкка килә. Кураторлар заманча сәнгать теле ярдәмендә шәһәрнең стеналарында һәм урамнарында сәнгать объектлар рәвешендә тормышка ашырылачак гади кешеләрнең шәхси вакыйгалары аша регионның борынгы заманнан алып бүгенге көннәргә кадәр тарихын сөйлисе киләләр.
2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Римера» КГның Әлмәт предприятиесының чиста табышы 80 млн. сум тәшкил итте. 2018 елның I яртыеллыгында, 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, «Алнас» заводының кереме 30%ка артты - 1,6 млрд. сумнан 2 млрд. сумга кадәр, тулай табышы 1 224%ка артты - 30 млн. сумнан 365 млн. сумга кадәр. Хезмәт җитештерүчәнлеге 34%ка артты һәм бер кешегә 1 155 сум тәшкил итте.
Танылган Иран урам дулкыны рәссамы Мехди Гаданьялу Россиядәге үзенең беренче муралын Әлмәттәге күпкатлы йортның стенасында ясый. Бу эш шәһәрдә «Алтын алмалар турында әкиятләр» исемендәге уникаль бишьеллык паблик-арт программасы кысаларында барлыккак киләчәк.
Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укулар башланды! Бүген үк сезне көтеп калабыз!
Гарәп телен, тәҗвидне, ислам нигезләрен, сира һәм башка фәннәрне өйрәнү буенча дәресләр атна саен пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 18.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр Үзәк мәчеттә үтәчәк.
21 сентябрьдә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр, урыны белән секундына 12 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Ярышташлар матчны актив башладылар, һәм матчның башлангыч өчтән бер өлеше җиткәндә, бер-берсенең капкасына икешәр алка керттеләр: Андрей Шолгин керткән алкадан соң, Семен Журавлев һәм Дмитрий Костенконың төгәл ыргылышларыннан соң Тольятти уйнаучылары алга чыктылар (2:1), әмма тиздән Айдар Назмутдинов исәпне тигезләде - 2:2.