ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Әлмәт картиналар галереясы 26 сентябрь көнне 16 cәгать 30 минутта шәһәр халкын һәм кунакларны Вячеслав Терентьевның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасына чакырып кала.

22 сентябрь көнне Әлмәттә беренче тапкыр "ZumbaFitness" фестивале узды. Зумба яшәү дәрте өсти торган иң популяр фитнес юнәлешләрнең  берсе ул. Ул кешене үзенең драйв һәм  энергетикасы  белән җәлеп итә. Моннан тыш ул гәүдәне төз тотарга һәм ябыгырга да ярдәм итә.

22- 23 сентябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" дигән республикакүләм җәйге фестиваль узды. ЯрышларгаТатарстанның  30 районыннан 9 яшьтән алып 70  яшькәчә катнашучылар җыелды. Әлмәт районының җыелма командасы тулы составта иде. Әлеге составка  гомуми белем бирү мәктәпләренең  физкультура укытучылары һәм укучылары керде.

«Колледж будущего Татарстана» проекты җитәкчесе Айрат Хафизов директорларны проект белән якыннан таныштырды, аларга бина буйлап экскурсия үткәрде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар биредә кыска вакыт эчендә бик күп төрле һөнәрләргә ия булалар.

Гафифа Ахунҗанова  Балтач районында Кили авылында туып үскән.  18 ел дәвамында  «Радиоприбор» заводында .эшләп, лаеклы ялга чыккан.  Хурамшва Зиганшевич белән берлектә 4 бала үстергән. Бүген аның сигез оныгы һәм 10 оныкчасы бар. 90 яшен тутырган  Гафифә апа элеккеге кебек үк күтәренке күңел белән яши. Бакчада эшләргә дә бик ярата. Аны район башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән ветераннар Советы һәм башка оешмалар кайнар котлады. 

Бүген,  24 сентябрь көнне,шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм көндез аерым районнарда томан. Җил  6-11 м/с, төнлә  14 м/с, көндез 17 м/с. Минималь температура төнлә +9..+12˚; максималь температура көндез  +18.. +23˚.

Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге эш белән тәэмин итү хезмәтенең эш юнәлешләре буенча хезмәттәшлекне оештыру буенча, моның өчен очрашулар һәм мәйданчыкларның төрле форматларыннан файдаланып, эш бирүчеләр белән очрашуын дәвам итә.

 


22
сентябрь, 2018 ел
шимбә

22 сентябрь көнне Әлмәт ипподромында «Көзе стартлар" чарасы узды. Анда 78 спортчы катнашты, 98 ат тәкъдим ителде. Спортчыларның  казанышлары белән шәһәр генә түгел, республика да горурлана.  2017елның сентябреннән алып 2018 елның августына кадәр ат мәктәбенә йөрүчеләр 16 ярышта катнаштылар, шуларның 2 се - шәһәр күләмендә, 4 се республика буенча, 10 сы төбәк буенча. Барлыгы  169 бүләкләү  медаленең 60 - алтын, 48-көмеш, 55 - бронза медале.

Кеокушин Будо Федерациясе  «маркасын тота». Спортчылар рухи һәм матди камиллеккә огмтыла. Оешмага йөрүчеләр - ун меңләгән сәламәт спортчылар:  29 кара билбау хуҗасы, 3 спорт мастеры, спорт мастерына 7 кандидат, республиканың, Европаның, Россиянең һәм халыкара турнирларның призерлары.«Татнефть» ярдәме белән Әлмәттә "Каратэ йорты" спорт комплексы төзелде. Биредә 300 ләп бала спорт белән шөгыльләнә. 

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы ярминкәсен тантаналы ачуда катнашты. Җирле аграрийларның товарлары әлмәтлеләр күңеленә аеруча хуш килде. Ярминкәдә үзләренең хезмәт җимешләрен Токарликов ис. хуҗалык, РайПО, КФХ Идрисов Г.М., ООО «Овощная долина», Мактама- теплица, ООО «Чишма», Владимиров С.В., Интех-лес, Кооператив «Максат», Актанышский район, Кульшариповский питомник, ООО «Чишма», ООО «Ярыш», ООО «Кичучат», ООО «Актау», КФХ Слесарева А.Г., КФХ Заикин А.В. һәм башка авыл эшмәкәрләре тәкъдим итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International