22 сентябрь көнне Әлмәт ипподромында «Көзе стартлар" чарасы узды. Анда 78 спортчы катнашты, 98 ат тәкъдим ителде. Спортчыларның казанышлары белән шәһәр генә түгел, республика да горурлана. 2017елның сентябреннән алып 2018 елның августына кадәр ат мәктәбенә йөрүчеләр 16 ярышта катнаштылар, шуларның 2 се - шәһәр күләмендә, 4 се республика буенча, 10 сы төбәк буенча. Барлыгы 169 бүләкләү медаленең 60 - алтын, 48-көмеш, 55 - бронза медале.