Әлмәттә эш бирүчеләр белән чираттагы очрашу булды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге эш белән тәэмин итү хезмәтенең эш юнәлешләре буенча хезмәттәшлекне оештыру буенча, моның өчен очрашулар һәм мәйданчыкларның төрле форматларыннан файдаланып, эш бирүчеләр белән очрашуын дәвам итә.

Бүген, 2018 елның 21 сентябрендә, вакансияләр ярминкәсе кысаларында ундүрт эш бирүче катнашында «түгәрәк өстәл» узды.

Эш бирүчеләр белән очрашуны Әлмәт шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов ачты.

Очрашу барышында эш бирүчеләргә җәмәгать һәм вакытлыча эшләр оештыру, мәгариф оешмаларын тәмамлаучыларны, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны эшкә урнаштырганда , хезмәт өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү турында мәгълүмат җиткерелде. Очрашуда шулай ук җенси, яшь һәм башка билгеләр буенча хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә дискриминациягә юл куймау турында да фикер алыштылар. Очрашу ахырында Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре чираттагы тапкыр «түгәрәк» өстәлдә катнашучыларга «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре турында мәгълүматлар җиткерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International