Кеокушин Будо Федерациясе «маркасын тота». Спортчылар рухи һәм матди камиллеккә огмтыла. Оешмага йөрүчеләр - ун меңләгән сәламәт спортчылар: 29 кара билбау хуҗасы, 3 спорт мастеры, спорт мастерына 7 кандидат, республиканың, Европаның, Россиянең һәм халыкара турнирларның призерлары.«Татнефть» ярдәме белән Әлмәттә "Каратэ йорты" спорт комплексы төзелде. Биредә 300 ләп бала спорт белән шөгыльләнә.