Әлмәтлеләр "Хезмәткә һәм оборонага әзер" фестивалендә көч сынашты

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

22- 23 сентябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" дигән республикакүләм җәйге фестиваль узды. ЯрышларгаТатарстанның  30 районыннан 9 яшьтән алып 70  яшькәчә катнашучылар җыелды. Әлмәт районының җыелма командасы тулы составта иде. Әлеге составка  гомуми белем бирү мәктәпләренең  физкультура укытучылары һәм укучылары керде.

Ике көн эчендә 400 гә якын катнашучы  кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, озынлыкка сикерү һәм пневматик винтовкадан ату буенча нормативлар бирде.

Фестиваль нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Ә җиңүчеләрне бүләкләү декабрь аена планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International