Әлмәтлеләргә алиментлар расчетын исәпләү буенча мәгълүмат бирәләр

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, әниләр һәм балалар, гаилә дәүләт тарафыннан якланганнар. Балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү - әти-әниләрнең тигез хокукы һәм вазифасы. Баланы матди карау тулы канлы физик һәм рухи үсеш өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итүдән гыйбарәт.Балигъ булмаган һәм эшкә сәләт­сез балигъ булган балаларны Россия Фе­дерациясе тер­риториясендә тәрбияләү мәсьәләләрен җайга са­лу­чы төп норматив-хокукый акт булып Россия Федерациясенең Гаилә ко­дексы тора. Әти-әниләр үзләренең балигъ булма­ган, шулай ук эшкә сәләт­сез, ярдәмгә мохтаҗ балигъ булган балаларын карарга мәҗбүрләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International