Әлмәттә Бөтенрәсәй буенча балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырылды

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрь көнне Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Бөтенрәсәй буенча балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнашты. 

Әлеге чарага аеруча игътибар ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре кебек максатчан группаларга юнәлтелде.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә консультатив ярдәм күрсәтелде, шулай ук булган мәсьәләләр буенча хәл итү юллары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International