Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2018-2019 елларда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге премия ике елга бер тапкыр лауреатларга – 30 яшькә кадәрге талантлы Татарстан Республикасы яшьләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өчен бирелә.
Конкурста катнашу өчен гариза – дәгъва кылучыларның әсәрләре яки эшләре Комитет каравына түбәндәге адрес буенча тапшырылырга тиеш: 420021, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 58 йорт, 302 офис «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге»дәүләт бюджет учреждениесе.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Февраль аенда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча чираттагы конкурска йомгак ясала.
Элемтә өчен җаваплы зат: Галиева Зөһрә Камил кызы
Тел.: +7 (843) 231-81-29,
эл. почта: O.Srp@tatar.ru.