Әлмәтең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, алга таба аларга финанс ярдәме күрсәтү максатында 4 эшсез гражданның эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә үзмәшгульлеген оештыру өчен төзелгән бизнес-планнарны карау буенча Экспертлар советының чираттагы утырышы узды.
Кием тегү, чәчтарашханә хезмәтләре, виртуаль чынбарлык клубы, маникюр һәм педикюр ясау хезмәтләре буенча үз эшен оештырырга теләгән 4 эшсез граждан үз бизнес-планнарын яклады. Эшмәкәрлек эшчәнлегенә теркәү узу өчен алар барысы да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.