ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Әгәр моңа кадәр табибка интернет аша күренү төшенчәсе сүздә генә булса, бүген исә ул - чынбарлык. Чөнки әлеге дистанцион консультацияләр заманча медицинаның нигезен тәшкил итә. Татарстанның Сәламәтлек саклау, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары ярдәме һәм район башлыгы инициативасы белән "ФАПларга IT" проекты нигезендә Әлмәт районының  5 авыл җирлегендәге (Новотроицк, Иске Михайловка, Новоникольск, Бишмунча һәм Яшьләр бистәсе) фельдшер-акушерлык пунктлары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылган. Аларда читтән торып медицина консультациясен алу өчен компьютерлар һәм заманча җиһазлар булдырылган.

 


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

5 декабрьдә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Җил 3-8 м/с, җил көчәйгәндә 10 м/ска кадәр. Минималь температура -7..-11º, максималь температура  -3..-6º. Юлларда урыны белән бозлавык.

Инвалидлар декадасы кысаларында Әлмәт медицина профилактикасы үзәге физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен очрашулар уздырдыю Очрашу физик күнегүләр белән үрелеп алып барылды.

Кыш китәргә ашыкмый, көннәр салкын тора. Ә салкын чорда торак йортларда янгын чыгу очраклары ешая. Әлбәттә, янгын чыгуның төп сәбәбе - электр җиһазларын һәм җылыту приборларын кулланганда тиешле саклык чараларын күрмәү. Җылыту приборларын кулланганда һәрвакыт саклык сорала. Аларны куллану буенча инструкцияне яхшылап өйрәнү кирәк. Чөнки һәр җиһазның куллану срогы бар. Ул - уртача ун ел.  Аны срогыннан артык кулланган очракта начар нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин.

1-2 декабрь көннәрендә Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча ачык турнир узды. Ярышларда Россиянең 18 төбәге һәм Кыргызстаннан килгән 2001-2003 елгы кызлар һәм егетләр катнашты. Әлмәт данын  бу ярышларларда Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең  ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 4 укучы яклады.

 

30 ноябрь көнне «Доброволецлар атналыгы" кысаларында  «Молодая Гвардия Единой России» бүлекчәсе активистлары хастаханәләрдә дәваланучы ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре янында булдылар.

Хэзерге заманда кече яшьтәге балаларның тормышы төрле куркынычларга дучар ителә. Фаҗигаларны булдырмау, кисәтү максатыннан, балалаларны кечкенедән тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мөһимлеге хәзерге чор таләпләренең берсе.

 

Үзләрен газ службасы хезмәткәрләре итеп танытучы кырыгалдарлар өлкән яшьтәгеләрнең ышанычын яулап, аларны төп башына утыртып йөриләр.Мошенниклар күпчелек икәү һәм өчәүләп йөри. Һәм һәрвакыт ялгыз яшәүче кешеләргә керергә тырышалар. Берсе газ плитәсен яки колонкасын «тикшергән» арада икенчесе фатирны «тенти». Кайбер очракларда кырыгалдарлар пенсионерлардан газ плитәсен алыштыруга ташлама ясау өчен паспорт мәгълүматларын сорый икән. Шулай итеп яшерен урыннарны белешәләр. Гадәттә документлар белән бергә акча да саклана бит. Шуннан соң берсе хуҗаның игътибарын читкә юнәлтә, башкалары кырын эшләрен эшли. Әлмәтлеләрне әлеге уңайдан сак булырга чакыралар! 

 

Медицина хезмәткәрләре һөнәренең абруен күтәрү максатында 30 ноябрь көнне драмтеатрда  һөнәргә багышлау чарасы узды. Традицион чара сигезенче тапкыр үтте, ул буыннар бәйләнешен чагылдырды. 

1 декабрь көнне Әлмәттә «Татнефть» спорткомплексында  XII «Татнефть» Кубогына ярышлар узды. Алар Россия һәм ТР чемпионы, ТР спорт мастеры, дөньякүләм чемпион  - "Әлмәтнефть" идарәсе эшчесе  Б.З. Валеев истәлегенә оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International