Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес куллану турында әлмәтлеләрне искәртәләр

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Кыш китәргә ашыкмый, көннәр салкын тора. Ә салкын чорда торак йортларда янгын чыгу очраклары ешая. Әлбәттә, янгын чыгуның төп сәбәбе - электр җиһазларын һәм җылыту приборларын кулланганда тиешле саклык чараларын күрмәү. Җылыту приборларын кулланганда һәрвакыт саклык сорала. Аларны куллану буенча инструкцияне яхшылап өйрәнү кирәк. Чөнки һәр җиһазның куллану срогы бар. Ул - уртача ун ел.  Аны срогыннан артык кулланган очракта начар нәтиҗәләр килеп чыгарга мөмкин.
Электр җиһазларын кулланганда түбәндәге таләпләрне үтәгез:
-электр үткәргечләрнең торышын даими тикшереп торыгыз;
-җылыту приборының торышына игътибар итегез, сафтан чыккан детальләрен вакытында алыштырыгыз;
-бары тик сәнәгать юлы белән генә эшләнгән приборлардан файдаланыгыз. Кулдан ясалган приборлардан файдаланмагыз;
-электр челтәренә йөкләнешне арттырырга ярамый, күп энергия ала торган приборны берьюлы кулланмагыз;
-штекер розеткада тыгыз утырырга тиеш;
-җылыту приборларын төнгә кабызган килеш  калдырмагыз, аларны кер киптерү өчен кулланмагыз;
-приборларны балалардан саклагыз;
-электр приборларын мебель һәм тәрәзә пәрдәләренә якын куймагыз;
-аларны идәнгә куйган очракта да,  идәннән ярыйсы гына ара калдырырлык итеп махсус җайланмага урнаштырыгыз;
-бүлмәдә тиз янып китүчән материаллар булган очракта, приборларны кулланырга ярамый;
-электр җиһазларын даими рәвештә тузаннан чистартып торыгыз, тузан янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин;
-электр үткәргечләрне келәмнәр, башка әйберләр астыннан уздырырга ярамый, алар өстенә авыр әйберләр куймагыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International