ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

10 декабрьдә М.Җәлил урамы буйлап урнашкан җәяүләр күчү урынында «Яктыртыл» акциясе кысаларында 12нче мәктәпнең яшь инспекторлар хәрәкәте вәкилләре ата-аналар активы белән «Стань заметней» акциясен оештырдылар. Чараның максаты - яктылыкны кайтаручы элементларны куллану популярлаштыру, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү.

12 декабрьдә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 62 нче йорт адресы буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырачак. Бу көнне юридик өлкәгә караган сораулары булган әлмәтлеләрне адвокатлар, юристлар, прокуратура һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре кабул итәчәк.

Гадәттәгечә көзге фәнни Олимпия сессиясе Идел буе спорт һәм туризм академиясенең белем алу корпусында узды. Анда Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендәге югары уку йортларыннан җыелган студентлар катнашты.

«Ышаныч һәм куркынычсызлык» бәйгесендә «Альметьевск ТВ» телекомпаниясенең өч корреспондентының -  Тимура Туманов, Елена Марданшина һәм Ангелина Хабибуллинаның эшләре бүләкле урыннарны яуладылар. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртуга юнәлтелгән ХVI «Ышаныч һәм куркынычсызлык» республика массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча Әлмәт шәһәре, Валеев урамындагы 16 номерлы йортның территориясендә урнашкан металл стойкалардагы беседка рәвешендә ясалган конструкция; Г.Тукай урамындагы 61/2 һәм 51 номерлы торак йорт лар арасында урнашкан дворга керү урынында шлагбаум; Анвар Багаутдинов урамындагы 17 һәм 18 номерлы шәхси йортлар арасында Ринат Галеев Анвар Багаутдинов урамнары киселеше ягыннан урнашкан койма хокуксыз рәвештә урнаштырылганы ачыкланды.

10 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге»  филиалының Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары консультация пунктлары балаларның хатларын кабул итәчәк һәм Бөек Устюг шәһәренә Кыш Бабай Почтасына җибәрәчәк. Хатлар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Грибоедов урамы, 10нчы йорт, каб. 9, эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән алып 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр.

10 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы буенча гигиена һәм эпидемиология үзәге»  филиалының Әлмәт, Зәй һәм Лениногорск районнары консультация пунктлары кулланучылар өчен балалар товарлары, Яңа ел бүләкләре һәм балалар туклану ризыклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгын тикшерү буенча “кайнар элемтә” оештыра.

7 декабрьдә «Яктыртыл» акциясе кысаларында Әлмәт районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге ЮХИДИ бүлеге инспекторы И.И. Курамшина Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы укучылары белән әңгәмә уздырды. Курамшина И.И. агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт һәм Әлмәт районы территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды. 

7 декабрьдә Ленина урамы буйлап урнашкан җәяүләр күчү урынында «Яктыртыл» акциясе кысаларында “ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина, Әлмәт районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге ЮХИДИ бүлеге инспекторы И.И. Курамшина һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмилла Демьянова һәм 25нче мәктәпнең яшь инспекторлар хәрәкәте вәкилләре белән авариялелекне кисәтүгә һәм җәяүлеләр арасында тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтару элементларын куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән акция уздырдылар.

«Альметьевск ТВ» телекомпаниясе  «Коррупция: журналист карашы» республика бәйгесендә бүләкле урын алды. Бүләкләү тантанасы Халыкара коррупциягә каршы көрәшү көненә туры китерелгән республика яшьләр катнаша торган коррупциягә каршы көрәшү форумы кысаларында узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International