Әлмәттә Яңа ел хәйрия акциясен уздыру турында фикер алыштылар

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Шәһәр активы белән киңәшмәдә “Игелекле Әлмәт” штабының Яңа ел хәйрия акциясен уздыру буенча планнары белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева уртаклашты. Киңәшмәне Әлмәт муниципиаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов алып барды. 

Елдагыча, шәһәрнең оешма һәм предприятиеләре профсоюз комитетлары аша балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре һәм татлы бүләкләр алуны оештыра.  Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең балалары өчен бүләкләр җирле бюджет акчасына алыначак. 2018 елда 10265 бүләк сатып  алу планлаштырылган. Шуларның 7295 е бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең балаларына булса, 375 е ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм опекага алынган балаларга тапшырылачак.

“Игелекле бүләк” акциясе инде дүшәмбе көнне үк башланып китте. Бу акция кысаларында башкарма комитет бинасында  “мәгълүмати открыткалар” белән бизәлгән чыршы урнаштырылды.  Бу открыткаларда  Яңа ел бүләгенә мохтаҗ  булган балалар исемнәре язылган. Һәрбер җитәкче үзенә бер открытка сайлап алып бер баланы бәхетле итә алачак.

13 декабрь көнне Яшьләр үзәгендә бердәм белешмә хезмәте эшли башлаячак. 8(8553) 26-00-99  телефоны аша сез ярдәмгә мохтаҗ булган балалар, аз керемле гаиләләр һәм авыр хәлдә калган гаиләләр турында мәгълүмат бирә аласыз. 21 декабрьдән Яшьләр үзәге мәйданчыгында “Игелек кылырга ашык!” акциясе була. Ул хәйрия ярминкәсе белән башланып китәчәк. Яңа ел акцияләре 27 декабрь көнне Әлмәт икътисади зонасы муниципаль районнарының коммерция тибында булмаган оешмалары эшчәнлегенә йомгак ясау белән тәмамланачак.

Акцияләрдән тыш 21, 22  һәм 26 декабрь көннәрендә  Әлмәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм сәләтле балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре узачак.

Әлмәттә дүртенче ел рәттән  “Кыш бабай почтасы” эшли. Быел  хат әрҗәләре  Ленин урамы, 195 нче йорт, Совет урамы, 153 нче йорт, Ленин урамы, 60 нчы йорт (Главпочтамп) почта бүлекләрендә һәм “Нефтьче” Мәдәният сарае каршында урнашкан Кыш бабай өендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International