Пәнҗешәмбе көнне, 13 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән аз гына кар. Иртән һәм көндез аз гына кар, юеш кар, урыны белән сизелер-сизелмәс бозлавык. Җил 4-9 м/с. Минималь температура -9..-12º; максималь температура көндез -4..-8º. Юлларда бозлавык.
12 декабрьдә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 62 нче йорт адресы буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырачак. Бу көнне юридик өлкәгә караган сораулары булган әлмәтлеләрне адвокатлар, юристлар, прокуратура һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре кабул итәчәк.
11 декабрьдә Әлмәт медицина көллиятендә «Молодая Гвардия Единой России» бүлекчәсе активистлары Россия Федерациясе Конституциясе Көненә багышланган викторина уздырды. Катнашучыларны төркемләп бүлделәр һәм Конституция белән бәйле сораулар бирделәр.
«Стань заметней» акциясе кысаларында футбол спорт мәктәбендә Әлмәт шәһәрендә Юл хәрәкәте иминлеге ГБУ ТУ юл буендагы сызыкларны тикшерү бүлеге начальнигы Пятов Ю.В. спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте иминлеге буенча әңгәмә уздырды. Чараның максаты - балалар белән юлларда һәм гомумән урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту, кышкы вакытта юл-транспорт һәлакәтләреннән кисәтү.
«Стань заметней» акциясе кысаларында «Волшебный дворец» 36нчы номерлы балалар бакчасында «Аталар Советы» утырышы узды. Чараның максаты - балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, яктылыкны кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыру.
11 декабрь көнне әлмәтлеләр үз бозында Караганда шәһәренең “Сарыарка” командасын кунак итте.
28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә Югары хоккей лигасының мөһим чараларының берсе булган “Рус классикасы” узачак.
12 декабрьдә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил 4-9 м/с. Минималь температура -7..-10º, аязганда -13ºка кадәр; максималь температура көндез -4..-7º. Юлларда бозлавык.
Агымдагы елның 10нчы декабрендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының йомгаклау утырышында катнашты.
8-9 декабрь көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда ир-атлар арасында көрәш буенча Россия чемпионаты булып узды. Биредә илебезнең 29 иң көчле командасы катнашты. Татарстан җыелма командасы составына ноябрь аенда республика чемпионы дип танылган спортчылар керде. Алар арасында Әлмәт көрәшчесе Искәндәр Мортазин да бар. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Әлмәт егете 3 нче урынны алды һәм Россия чемпионатының бронза призеры булды.