Чаңгы трассалары, мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус комплектлар, модульле чаңгы базасы һәм башкалар. Нефтьчеләр каласына чаңгы спортының үсеш тәҗрибәсе белән танышырга дип чаңгы ярышлары һәм биотлон федерациясе президенты Илшат Фәрдив та килде.
13 декабрь көнне «Нефтяник» Усть-Каменск шәһәренең «Торпедо» командасы белән очрашты. Исәпне Казахстан хоккейчылары ачып җибәрә. Бераздан алар әлеге өстенлекне тагын бер гол белән ныгыта.
11 декабрьдә «Садко» 9нчы номерлы балалар бакчасында олы яшьтәге һәм мәктәпкә әзерләү группаларында тәрбияләнүче балаларның ата-аналарының җыелышы узды.
Быел "Яңалыклар" хезмәте журналистлары берничә тапкыр массакүләм мәгълүмат чараларының журналист бәйгеләрендә бүләкле урыннарга лаеклы булды. Шулай "Яңалыклар" мәгълүмати хезмәте корреспонденты Рамилә Хәмидуллина өч тапкыр Бөтенроссия дәрәҗәсендәге бүләкләр һәм дипломнар отты. Күптән түгел беренче шәһәр телевидениесы тагын бер бүләккә лаклы булды.
Иртәгә, 14 декабрьдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар. Җил 4-9 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр көчәюләр. Минималь температура -7..-10º, аязганда -15ºка кадәр; максималь температура көндез -4..-8º. Юлларда бозлавык.
7 декабрьдә Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясенең, пенсия алды яшендәгеләрнең бу заводта алдагы хезмәт эшчәнлегенең хәлен бәяләү буенча эш кысаларында башкарма комитетта зур нефть һәм сәнәгать предприятиеларының профсоюз комитетларының рәисләре белән очрашу үткәрелде.
2019 елда айлык пенсияне уртача алганда 1000 сумга арттыру пенсияләрне индексацияләү ярдәмендә башкарылачак. Бу эшләмәүче пенсионерларның гына пенсиясе күтәреләчәк дигән сүз.
15 декабрьдә Әлмәт драма театрында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән XVI ЧТПЗ Группасының «Снежность» хәйрия театр фестивале узачак.
Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы Президиумының йомгаклау утырышы 12 декабрьдә Василий Саиойлов рәислеге астында узды. Иҗтимагый ветераннар оешмасының олы яшьтәге буынның мәнфәгатьләрен яклау буенча күппланлы эше, узып баручы 2018 елның максатларын үз вакытында һәм нәтиҗәле рәвештәүтәү һәм 2019 елга билгеләнгән перспектив планнар утырышның көн тәртибенә керде.
11нче декабрьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Әлмәт муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Агрокласс» семинары узды.