Әлмәт егете Россия чемпионатыннан бронза медаль белән кайтты

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

8-9 декабрь көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда ир-атлар арасында көрәш буенча Россия чемпионаты булып узды. Биредә илебезнең 29 иң көчле командасы катнашты. Татарстан җыелма командасы составына ноябрь аенда республика чемпионы дип танылган спортчылар керде. Алар арасында Әлмәт көрәшчесе Искәндәр Мортазин да бар. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Әлмәт егете 3 нче урынны алды һәм Россия чемпионатының бронза призеры булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International