Агымдагы елның 10нчы декабрендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының йомгаклау утырышында катнашты.
Әлеге чарага ата-аналары спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә социаль куркыныч хәлдә булган һәм балигъ булмаган балаларын тәрбияләү буенча ата-ана бурычларыннан үтәмәүче 13 гаилә чакырылган иде.
Комиссия әгъзалары тарафыннан ведомстволара патронлаштыруның башлангыч этабының сроклары билгеләнде һәм социаль куркыныч хәлдә булган һәр гаиләне реабилитацияләүгә юнәлдерелгән ведомствоара чараларның индивидуаль планнары эшләнде.