Әлмәт "Нефтянигы" җиңүләр сериясен дәвам итә

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

11 декабрь көнне әлмәтлеләр үз бозында Караганда шәһәренең “Сарыарка” командасын кунак итте.

Очрашуның яртысына кадәр ике команданың берсе дә алка кертә алмады. Исәпне уенның утызынчы минутында “Нефтяник” башлый. Виталий Каменев башлап җибәргән  атаканы Динар Хәмидуллин  тәмамлый.

Икенче тәнәфескә кадәр Әлмәтнең элеккеге уенчылары булган Артур Сәрвәров һәм Айрат Зиазов гол кертә.

Уенның соңгы егерме минуты әлмәтлеләр өчен уңышлы булды. Период башында Виталий Каменев команданы алга чыгара. Уен ахырында Станислав Альшевский   тагын бер гол кертүгә ирешә. Уен  3:1 исәбе белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International