15 декабрьдә «Шәһәрнең кышкы мәдәни мөхите» проекты кышкы каникуллар алдыннан әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен «Яшьлек» һәм Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверларда, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында, «Татнефть» компаниясенең үзәк бинасы янындагы мәйданда һәм «Теннис-сити» спорт клубы мәйданында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» иленә сәяхәт» таматик программалары оештырылды.
Советлар Союзы герое Никита Токарликов исемендәге Кәләй урта мәктәбендә Ватан геройлары көнен билгеләп үттеләр.
«Спутникның» «Ирбис» белән җаваплы очрашуында хоккейчылар озак вакыт дәвамында ярышташка һөҗүм итүгә ачкыч таба алмадылар. Ә утызынчы минутта Айдар Назмутдинов «Ирбисның» капкачысын җиңде.
17 декабрьдә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән аз гына кар. Җил 3-8 м/с. Минималь температура төнлә -10..-14º, аязганда -18ºка кадәр. Максималь температура көндез -5..-8˚. Юлларда бозлавык.
Казанда Татарстан Республикасы халкының барлык категорияләре арасында шәхси зачетта "Хезмәткә һәм оборонага әзер" бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы тәмамланды. Ярышларда сентябрьдә Түбән Кама шәһәрендә узган җәйге фестивальдә бүләкле урыннарны яулаган республика районнарының иң көчле вәкилләре генә катнашты.
15 декабрьдә XVI ЧТПЗ Группасының «Снежность. Дөньяны үзгәртә торган хыяллар» хәйрия театр фестивале Әлмәт драма театрында ишекләрен ачып җибәрде. Инде сигезенче ел «Снежность» иң тылсымлы бәйрәм - Яңа ел алдыннан яшь әлмәтлеләргә күңелле хисләр, онытылмас тойгылар һәм изгелеккә ышаныч бүләк итә.
Торак комплексы объектларына һәм социаль-мәдәни өлкә объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру турында бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
15 декабрьдә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән аз гына кар. Җил 4-9 м/с, урыны белән 13 м/ска кадәр көчәюләр. Минималь температура төнлә һәм максималь температура көндез -5..-10º, аязганда -14ºка кадәр. Юлларда бозлавык.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм диниара Совет утырышын уздырды. Утырышта 2016-2018 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга төп йомгак ясалды һәм киләчәк өч елга өстенлекле бурычларны карадылар. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль милләтләр эше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, РФ Президенты Идарәсе Милли сәясәт департаментының эчке сәясәт буенча башлыгы Татьяна Вагина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
15 декабрьдә Әлмәт драма театрында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән XVI ЧТПЗ Группасының «Снежность» хәйрия театр фестивале узачак.