ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

18нче гыйнварьдә 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе» үткәрә.

15 гыйнвар көнне Әлмәттә болытлы һава торышы көтелә.Урыны белән кыска вакытлы кар явачак. Буран чыгуы ихтимал. Җил көньяктан секундына 5-10 метр исә. Төнлә һаваның минималь температурасы - 8 -13º булса, көндез һаваның максималь температурасы - 2 -7º булачак.

12 декабрь көнне Түбән Мактаманың 2 нче санлы мәктәбендә укучылар белән профилактик сөйләшү узды. 

Хезмәт инспекциясе эшчәнлеге турында бүген бүлек җитәкчесе  Фидаиль Хаернасов җиткерде.Ул 2018 елда 799 мөрәҗәгать керүен бәян итте һәм гомуми башкарылган эшләргә йомгак ясады.

 

Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов җиткерде. Дүшәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында ул 108 007 кв.м торак тапшырылуын бәян итте.

7-10 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә Театр елына багышланган “Огни Рождественской Москвы” дигән Халыкара фестиваль-конкурс үтте. Фестиваль "XXI гасыр балалары” балалар һәм яшьләрнең иҗади һәм шәхси үсеше проекты кысаларында үткәрелде. Биредә Волгоград, Ульяновск, Пенза, Новосибирск, Свердловск, Чиләбе, Түбән Новгород, Калининград, Мәскәү, Ленинград, Воронеж өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Казахстан Республикасыннан, Башкортостан республикасыннан меңнән артык бала катнашты.

 

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме күтәрелү белән бәйле чыгымнар 2019 елда 5 млрд сум булачак. Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме эшкә яраклы халыкның 2018 елның II кварталындагы яшәү минимумы күләменә тиңләшә һәм ул 11 мең 280 сумны тәшкил итә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Республика территориясендә урыны белән кар явачак.Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Бураннар туктап торачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республика территориясендә урыны белән бераз кар явачак.Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары Татарстан буенча -7...-12 градус, Казанда – 9 градус күрсәтәчәк.Юлларда бозлавык хасил була.

 

Казанда ике  республикан коллективовы үзара көч сынашты, аларның икесе дә Югары хоккей лигасында.Әлмәтнең "Нефтяник" командасы "Барс" ны тар-мар итте.


12
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Авыл хуҗалыгында хезмәт өчен түләү турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International