Әлмәттә болытлы һәм салкын һава торышы саклана

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Республика территориясендә урыны белән кар явачак.Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Бураннар туктап торачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республика территориясендә урыны белән бераз кар явачак.Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары Татарстан буенча -7...-12 градус, Казанда – 9 градус күрсәтәчәк.Юлларда бозлавык хасил була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International