Әлмәтлеләр - халыкара бәйге җиңүчеләре

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

7-10 гыйнвар көннәрендә Мәскәүдә Театр елына багышланган “Огни Рождественской Москвы” дигән Халыкара фестиваль-конкурс үтте. Фестиваль "XXI гасыр балалары” балалар һәм яшьләрнең иҗади һәм шәхси үсеше проекты кысаларында үткәрелде. Биредә Волгоград, Ульяновск, Пенза, Новосибирск, Свердловск, Чиләбе, Түбән Новгород, Калининград, Мәскәү, Ленинград, Воронеж өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Казахстан Республикасыннан, Башкортостан республикасыннан меңнән артык бала катнашты.

Республикабыз данын бу бәйгедә Әлмәт шәһәренең 3 нче балалар музыка мәктәбе укучылары яклады. Алар инструменталь һәм вокаль номинацияләрдә чыгыш ясады. Жюри әгъзалары әлмәтлеләрнең башкару осталыгын югары бәяләде.

Елисей Анохин (гитара) җитәкчесе А. Шәйхетдинова, “Мозаика” инструменталь ансамбле җитәкчеләр А. Шәйхетдинова, Л. Казакова һәм Дана Рәфыйкова (вокал)  җитәкчесе Г. Зәкиянова I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International