ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

ЮХИДИ бүлегенә  35 яшькә кадәр булган ир-егетләрне эшкә кабул итәләр. Акчалата түләү 32000 сум. Түләүсез югары юридик белем алу мөмкинлеге, матди ярдәм, карьера үсеше перспективасы зур.

Бүген шәһәрдә болытлы һава торышы көтелә.Төнлә кар, урыны белән көчле. Җил 6-11,  14 м/с;  23 м/с. Минималь температура -3..-8˚, максималь 0..-5˚. Юлларда бозлавык. 


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Теләгән һәркем үзенә ошаган төзекләндерү проекты өчен 2019 елның 30 мартына кадәр тавыш бирә ала.21 гыйнвар көнне  Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәренең сайтында http://almetyevsk.tatar.ru/rus/onlayn-golosovanii-po-otboru-obshchestvennih.htm Төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2018-2022 елларга «Уңайлы шәһәр мохиты формалаштыру» өстенлекле проекты кысаларында Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча тавыш бирү башланып китә.

 

 Волгоград, Самара, Ульяновск, Тольятти, Татарстан футбол командалары ике көн дәвамында ярыштылар. Анда 26 футбол коллективы ярышты. чара бик масштаблы һәм матур оештырылды.

Әлмәттә “СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале кысаларында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының сәнгать әһелләре катнашында мастер-класслар узачак. Быел ул беренче тапкыр Әлмәттә район башлыгы Айрат Хәйруллин ярдәме белән оештырыла. 21 һәм 22 гыйнвар көннәрендә “Нефтьче” Мәдәният сарае бинасында вокал һәм режиссерлык осталыгы, хореография, конферанс юнәлешләре буенча мастер-класслар узачак.  Әлмәттә үтәчәк “Созведие-Йолдызлык”  мастер-классының кураторы - әлеге фестивальнең лауреаты, “Фристайл” заманча бию студиясенең сәнгать җитәкчесе Максим Апраксин.

11-12 гыйнвар көннәрендә Әлмәт шәһәренең "Татнефть" спорткомплексында 1999- 2001 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге узды.Бу ярышларда республикабызның 13 шәһәреннән килгән көрәшчеләр катнашты. Спортчлар 10 авырлык категориясендә көч сынаша. Нефтьчеләр каласын бу ярышларда Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 12 спортчы тәкъдим итте.

 

12 гыйнвар көнне Әлмәтнең Футбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында ветераннар арасында “Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый” дигән футбол турниры узды.Әлмәт ветераннарына көч бирергә дип аларның дуслары, танышлары килгән иде. Бу турнирда шулай ук  Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләренең ветеран футболчылары да катнашты.  Чара бер минут тынлык белән төрле елларда арабыздан киткән футболчыларны искә алу белән башланып китте.

 

Узган атнадагы чаралар Искечә Яңа елны каршылауга багышланды. Чираттагы ял көннәрендә барлык мәйданнарда да мәдәни күңел ачу чаралары планлаштырыла.

Законсыз сакланган коралларын, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне һәм җайланмаларны үз ирке белән тапшыручылар искәрмә нигезендә җаваплылыктан азат ителә. Тапшырылган корал өчен төренә карап 20 сумнан 3000 сумга кадәр акча бирелә. Атап әйткәндә, сырлы көпшәле утлы корал өчен 3 мең, тротил, аммонит кебек шартлаткыч матдәләр һәм шартлату җайланмалары өчен 2 мең сумга кадәр акча каралган. Запаллы сугыш гранатасы, шома көпшәле утлы ау мылтыклары тапшыручыларга 1500, көпшәсе киселгән һәм кулдан салган утлы коралга 1000, газ, пневматик һәм травматик коралга 500 сум бирелә. Ә сугыш кирәк-яраклары өчен һәр берәмлеккә 20 сум тиеш. Законсыз сакланучы корал турында тәгаен мәгълүмат бирүчеләр дә өлешсез калмый. Табылган коралның төренә карап алда аталган суммаларның яртысы түләнә.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Әлмәткә эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин килде.Ул төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министры Ирек Фәйзуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе  Марат Гыйрфанов, республика  хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә “Көнбатыш  капкалар” микрорайонында урнашкан Дәүләт торак фонды күпфатирлы йортларының төзелеш барышы белән танышты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International