18нче гыйнварьдә 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе» үткәрә.
Ярминкәгә килүчеләргә:
- эш белән тәэмин итү хезмәтенең вакансияләр банкы белән танышырга;
- эш бирүчеләр белән очрашырга һәм әңгәмә узарга, эшкә урнашу турында килешү төзергә;
- психолог-профконсультантта үзеңнең һөнәри ориентацияңне билгеләү өчен тест узарга мөмкин булачак.
Сезне Герцен урамы, 86 А адресы буенча көтәбез.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553)32-34-95.