2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә эксперимент башлана, аның кысаларында үзмәшгуль гражданнарның керемнәрен легальләштерү өчен салым системасына «һөнәри керемгә салым»дигән яңа махсус салым режимы кертелде.
Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Бураннар туктап торачак, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Татарстан синоптиклары фаразлавынча, республика территориясендә урыны белән бераз кар явачак. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары Татарстан буенча -10...-15 градус, аязганда –19 градус күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык хасил була.
2019 елның 5-10 гыйнвар көннәрендә Сочи шәһәрендә узган Бөтендөнья милли мәдәният һәм сәнгать фестиваль-конкурсы тәмамланды.Бәйге мәдәният, фән һәм мәгариф мәсьәләләре буенча Евразия советы патронажы астында тормышка ашырылучы “WORLD FOLK VISION” Халыкара оештыру комитеты тарафыннан уздырыла.
Нефтьчеләр каласының иң иҗади проектларының берсе булган “Кышкы мәдәни мохит” үз эшен дәвам итә. 12 гыйнвар көнне мәдәни-күңел ачу чаралары гадәттәгечә шәһәрнең 5 мәйданында узачак. Килми калма!
11 гыйнвар көнне Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә.Урыны белән кыска вакытлы кар явачак. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә.Төнлә һаваның минималь температурасы - 12 -17º булса, көндез һаваның максималь температурасы - 9 - 14º булачак.
ЮХИДИ бүлеге 35 яшькә кадәр булган, армиядә хезмәт итеп кайткан егетләрне эшкә чакыра. Хезмәт хакы 32 000 сум.
Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтенә хезмәткәрләр таләп ителә.Резюмеларны roza.a@tatar.ru адресына җибәрергә мөмкин.
10 гыйнвар көнне Советская урамындагы җәяүле кичүендә юл һәлакәтләрен кисәтү һәм кичке вакытта җәяүлеләр арасында яктылык кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән “Засветись” акциясе үтте.
"Заря" яшүсмерләр клубы педагоглары ЮХИДИ белән берлектә "Атлап баручы автобус" чарасы уздырдылар.
9 гыйнвар көнне “Нефтяник” Пенза шәһәренең “Дизель” командасында кунак булды.Хуҗалар очрашу шулай башланыр дип көтмәгән иде. Уенның бишенче минутында өстенлекне алып, Пенза уенчылары әлмәтлеләрнең контратакасын сизми кала.