ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарны түбәндәге һөнәрләр (укыту программалары) буенча курсларга җыюны дәвам итә:

 

Җыен барышында 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Бу турыда Мәрьям Ефремова сөйләде. Җыелышка район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов килде.

21 гыйнвар көнне “Нефтяник” үз бозында “Ермак” командасын кунак итте. Әлмәтлеләр беренче һөҗүмдә үк  исәпне ачып җибәрде.  Михаил Мокин  һәм   Динар Хәмидуллин  башлаган атаканы  Ярослав Альшевский  гол итеп тәмамлады.   Бераздан  бертуган Альшевскийлар тагын берешәр ассистент  баллы туплады.  Голның авторы исә Михаил  Мокин булды.  Уналтынчы минутта   диктор кабат  Мокин һәм Станислав Альшевский фамилияләрен атады. Исәп 3:0 булды.

 

2019 елда формаль булмаган мәшгульлекне киметү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территориаль ведомствоара комиссия эшен дәвам итте. 

“ТRANSPORT”– җәмәгать транспорты хезмәтләреннән файдаланучылар өчен транспортта йөрүне уңайлырак итүче кушымта ул. Мобиль кушымта махсус Россия шәһәрләре өчен эшләнгән.Шәһәр халкы  җәмәгать транспортыннан файдаланган өчен акчаны  үз смартфоны аша тули алачак.  Шулай ук аның ярдәмендә  транспорт картасының балансын тулыландырырга һәм аны тагын ничә тапкыр кулланып  булачагын күзәтеп барырга була. Юл хакын түләү  транспорт чарасының салонында урнаштырылган QR-кодны сканер аша үткәрү рәвешендә башкарыла.

 

2018 елда Татарстанда 350 гаилә ана капиталыннан шушы айлык түләүләрне алуга гариза язган. Быел Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүләргә гариза язган аз керемле гаиләләргә аена 8896 сум түләнәчәк. 2018 елда кертелгән яңалыкларның берсе – аз керемле яшь гаиләләргә матди ярдәм йөзеннән, балага 1,5 яшь тулганчы, сертификаттан ай саен акча түләп бару.  

 

16 гыйнвар көнне  Казанда XII Спартакиада узды. 2001-2002 елгылар арасында Спиридонов Даниил - 2 нче урынны слаломда, 1 нче урынны слалом-гигантта алды. 2003-2004 елгылар арасында Верия Евгений - слалом һәм слалом-гигант буенча 1 нче урынны яулады.Ханбиков Салават - 3 нче урын, Кухаркин Дмитрий , Кузнецова Маргарита - 2 нче урынны, Смыков Арсений - 3 нче урынны яуладылар.

 

 

22 гыйнвар көнне калада аязучан болытлы һава торышы көтелә.Җил  6-11 м/с,  14 м/с. Минималь температура -12..-17˚, -20˚; максимальтемпература  -10..-15˚. Юлларда бозлавык. 


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

“Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында“гы Федераль закон нигезендә 2018 елдан башлап беренче бала өчен (уллыкка алу өчен) айлык түләүләр кертелә.

2018 елның 1 гыйнварыннан бала тудырган (уллыкка алган) хатын кызлар айлык түләүләр алу хокукына ия. Ләкин аның түбәндәге шартлары бар:

 

50 нче кышкы спартакиада 23 февраль көнне Габдрахман авылы  җирлегендә узачак. Башлана 11.00 сәг.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International