Кайнар линия" телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән 23 гыйнвар көннесәг.8.00 алып 17.00 сәг.кадәр мәгариф идарәсе белгечләренә шалтырата ала. "Кайнар линия" телефоннары 8 (8553) 45-24-27, 8 (8553) 45-25-99.
15нче гыйнварьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча үткәрелә торган Бердәм кабул итү көнендә катнашты. Хокукый ярдәм сорап балалары өчен алимент түләмәүче ир-атларның балигъ булмаган балаларын тәрбияләүче элекке хатыннары мөрәҗәгать итте.
19 гыйнвар көнне “Нефтяник” Красноярск шәһәренең “Сокол” командасы белән очрашты. Исәпне “Нефтяник” уенчылары ачып җибәрә.Нәтиҗәле булган беренче һөҗүмдә Михаил Мокин һәм Станислав Альшевский ассистент була. Ә алкананы капкага Станислав Альшевский кертеп җибәрә. Икенче голның авторы исә Станислав Альшевский үзе була. Бераздан Михаил Мокин Александр Сорокин тапшырган алканы капкага юнәлтә. Шуннан соң бишкә өч уенында “Сокол” гол кертүгә ирешә. Икенче тәнәфес башланганчы Красноярск уенчылары тагын бер гол кертә. Уенның соңгы өлешендә исә исәп үзгәрешсез 3:2 кала.
Иртән һәм көндез кар явачак. Буран чыгуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыш секундына 6-11 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы - 10 -15º булса, көндез һаваның максималь температурасы - 6 - 11º булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Үзенең чыгышында авыл җирлеге башлыгы Ильдар Рахимов Миңлебайда 1735 кеше яшәвен бәян итте. Ул барлык башкарылган эшләр турында җиткерде. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды.
Район активы белән киңәшмә кадрлар билгеләвеннән башланды. 14 гыйнвардан «Әлмәтгаз» идарәсенең ЭПУ җитәкчесе итеп Юсупов Айрат Азатович билгеләнгән. Район башлыгы Айрат Хәйруллин яңа җитәкчегәш уңышлар теләде.
18 гыйнварга Татарстанда 86,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 3,6%ы. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бу турыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
19 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы, урыны белән аз гына кар. Көндез кар, урыны белән җиңелчә буран. Җил 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с. Минималь температура төнлә -3..-8˚. Максималь температура -4..+1˚. Юлларда бозлавык.
Сәламәтлегегезне куркыныч астына куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә:
- өйдән чыгып киткәндә телевизор, яктырту лампалары һәм газ җиһазларын сүндерелгән булуын тикшерегез;
- җылыту җиһазларын һәм мичләрне кулланган вакытта сак булыгыз;
- бары тик төзек булган электр приборлары, штепсель розеткаларыннан файдаланыгыз, электр үткәргечләрнең изоляциясенең торышын тикшереп торыгыз;
- балаларга һәм яшүсмерләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм шырпы белән уйнауның куркыныч булуын аңлатып бирегез.
Полиция бүлегенә 55 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итә.
Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, аңа банк хезмәткәрләре шалтыратып, аның паспорты буенча алынган микрозаймны ябуны таләп итәләр. Шунысы кызык ки, ир-ат беркайда да кредит алмаган һәм гариза калдырмаган була. Паспортын ул һәрвакыт үзе белән йөрткән һәм югалтканы да булмаган. Шуннан ул ярдәм сорап полициягә барырга була.