ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

«Татнефтедор» ҖЧҖнең Әлмәт автомобиль юллары идарәсе Әлмәт муниципаль районында автомобиль юлларын карап тоту, ремонтлау һәм төзү эшчәнлегенә йомгак ясады. Бу хакта идарә башлыгы Фидаил Хәернасов хәбәр итте.

2025 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә көндез 15 метрга кадәр җил, төнлә һәм иртән томан, бозлавык, юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.

Әлмәттә яңа ел чаралары уздырылу сәбәпле, 2025 елның 20 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр төрле милек рәвешләрендәге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә алкогольле эчемлекләр, сыра һәм пиротехник әйберләр сатудан тыелырга киңәш ителде.

Олимпия резервы спорт мәктәбенең хатын-кызлар көрәше бүлегенең тагын бер спортчысы Әлмәт бүләкләр копилкасын тулыландырды.

Әлмәттә Чечен Республикасында кораллы низаг вакытында һәлак булган хәрбиләрне искә алу көненә багышланган митинг-реквием узды. 31 ел элек, 1994 елның 11 декабрендә, федераль гаскәрләр конституцион тәртипне торгызу өчен Чечня территориясенә керәләр. Бу сугыш меңләгән хәрбиләрнең һәм тыныч халыкның гомерен өзде, һәлак булучылар арасында Татарстанда туганнар да бар.

Әлмәтнең сигез укучысы Дәүләт Кремль сараенда узачак Бөтенроссия Яңа ел чыршысына барачак. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, бу егетләрнең барысы да махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары булып торалар һәм укуда үзләрен лаеклы күрсәттеләр.

9 декабрьдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды. «Сугышчан туганлык» ның Әлмәт бүлекчәсеннән бәйрәмгә Казыев Мәмрасул, Бочкарев Андрей, Неклюдов Михаил һәм Гарифуллин Рамил килде.

Әлмәт шәһәр суды исерек хәлдә руль артына яңадан утырган җирле кешегә карата җинаять эшен карады. Элегрәк, үткәндә, ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Ул вакытта мировой судья аңа 30 000 сум күләмендә штраф билгеләде һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм итте.

Чистайда ир-атлар арасында грек-рим көрәше буенча СССР спорт мастеры Әдиб Нуруллин истәлегенә багышланган Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. Иң көчлеләр исеме өчен республиканың җиде шәһәреннән, шул исәптән Әлмәттән дә, спортчылар көрәште.

12-14 декабрьдә Әлмәттә Социаль инвестор Андрей Комаров инициативасы белән үткәрелә торган «Снежность» XXII балалар хәйрия театр фестивале узды. Өч көн дәвамында Яңа ел алды чараларында Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышыннан 2400 бала һәм яшүсмер катнашты. Быел фестиваль Ганс Христиан Андерсенның 220 еллык юбилеена багышланган һәм «Андерсен. Наз белән» лейтмотивы астында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International