9 декабрьдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды. «Сугышчан туганлык» ның Әлмәт бүлекчәсеннән бәйрәмгә Казыев Мәмрасул, Бочкарев Андрей, Неклюдов Михаил һәм Гарифуллин Рамил килде.
Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
«Сезнең ныклыгыгыз-барлык буыннар өчен үрнәк. Ватанга тугры һәм фидакарь хезмәт итү традицияләрен дәвам итеп, бүген дә батырлык һәм намус үрнәге булып торучыларның батырлыгы алдында баш иябез. Сүз махсус хәрби операциядә катнашучылар, бүген безнең белән булмаганнар, Ватанны саклап, вафат булганнар, дәвалануда һәм тернәкләнүдә булганнар турында. Сезгә тизрәк терелергә көч һәм», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген Татарстанда 16 Россия Герое, 8 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Хезмәт Даны Орденының тулы кавалеры һәм 2 Хезмәт Герое яши. Россия Геройлары, Хезмәт Геройлары, Советлар Союзы Геройлары исемлегенә Республикадан барлыгы 439 исем кертелгән.