Әлмәттә яңа ел чаралары уздырыла торган урыннарда алкоголь сатуны чикләячәкләр

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Әлмәттә яңа ел чаралары уздырылу сәбәпле, 2025 елның 20 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр төрле милек рәвешләрендәге сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләренә алкогольле эчемлекләр, сыра һәм пиротехник әйберләр сатудан тыелырга киңәш ителде.

Рекомендацияләр Яңа ел чаралары уздырыла торган урыннарда урнашкан объектларга, шулай ук 1 000 метр радиустагы янәшәдәге территорияләргә кагыла.

Чаралар бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү максатларында күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International