2025 елның 18 декабрендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

2025 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә көндез 15 метрга кадәр җил, төнлә һәм иртән томан, бозлавык, юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә.

Урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International