ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2025 ел
сишәмбе

«АВАЗДАШ» фестивале һәм «Татарстанда җәй» проекты кысаларында шәһәр халкын һәм кунакларны атмосфералы чаралар көтә!

«Бала-төп пассажир!» Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсендә булачак әниләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Әлмәтнең РТС микрорайонында булачак балалар мәйданчыгына нигез салу эшләре башланды — ул Дуслык урамы, 4 адресы буенча барлыкка киләчәк. Әзерлек этабының башлануы турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов хәбәр итте.

22 июльдән 24 июльгә кадәр республика урманнары территориясендә тыелган:

Урсала микрорайонының беренче Май урамында юл өслеген капиталь ремонтлау башланды. Подрядчы булып «ГУАД» АҖ тора.


21
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Кузай авылында «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССО составына керүче участок хастаханәсенә капиталь ремонт ясала.

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова рәислегендә агымдагы елның беренче алты аенда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт эшчәнлеген анализлауга һәм икенче яртыеллыкка төп бурычларны билгеләүгә багышланган ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Безнең юлларга нормадан тыш йөкләнешле авыр йөкле транспорт чаралары китерә торган еллык зыян якынча ике триллион сумга бәяләнә. Ул илнең бөтен юл тармагын финанслау белән чагыштырырлык.

Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә 22 июльдә 08:00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы 2,3 микрорайонга салкын су бирү туктатылачак.

Бүген 18:00 сәгатьтән юл хезмәтләре Зифа Балакина урамыннан Кече Әминова урамына кадәрге участокта әзерлек эшләренә керешә. Әзерлек кысаларында өслекне чистарту, тузансызландыру һәм нигезне грунтлау үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International