ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2025 ел
җомга

Әлмәт һөнәри көллияте командасын KazanForum 2025 кысаларында Young Chefs International Яшь пешекчеләр халыкара турнирында «Сәламәт туклану» номинациясендә җиңүләре белән котлыйбыз!

Сезнең Әлмәтне уңайлырак һәм матуррак итү мөмкинлегегез бар! 2026 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирүдә катнашыгыз.

Елгаларга һәм сулыкларга төшкән чүп-чар суның сыйфатын начарайтып кына калмый, ә бу суларда яшәүче экосистемаларга да зыян китерә.

«Алмет» үзәгенең киноконцерт залы тамашачыларны уникаль кино күрсәтүгә җыйды — эпизодларның бер өлеше Әлмәт районында төшерелгән «Клад» нәфис тасмасы. Фильмның юбилее роман авторы Гариф Ахуновның йөз еллыгы һәм «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгы белән туры килә, бу вакыйганы безнең төбәк өчен аеруча әһәмиятле итә.


15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь көнне 16:00 сәгатьтә - Almet Music Fest янә Әлмәтнең шәһәр пляжында!

Әлмәттә ел башыннан бирле алтынчы игезәк бала тууы теркәлгән, бу юлы-үзенчәлекле! Алмас һәм Анжелика Харисовлар гаиләсендә «король» игезәге – малай һәм кыз туган!

Чикләүләр 14 июньдә иртәнге 6дан 17 сәгатькә кадәр, 15 июньдә иртәнге 6дан 15 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

Иртәгә, 16 майда, Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә.

Бүген «Мирас» спорт комплексында ӘМРның «Өченче яшь» XV Спартакиадасы кысаларында пенсионерлар арасында йөзү буенча ярышлар узды.

23 май — Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын уздыруның төп чорының беренче көне. Имтиханны өч фәннең берсен-тарих, химия яки әдәбият сайлаган унберенче сыйныф укучылары тапшыра. Ә менә 27 майда барлык чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан, 30 майда рус теленнән БДИ язачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International