РТС микрорайонында яңа балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк

2025 елның 22 июле, сишәмбе

Әлмәтнең РТС микрорайонында булачак балалар мәйданчыгына нигез салу эшләре башланды — ул Дуслык урамы, 4 адресы буенча барлыкка киләчәк. Әзерлек этабының башлануы турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов хәбәр итте.

Җирле халык биредә балалар ялы өчен пространство булдыруны сорап мөрәҗәгать иткән. Быел «Татнефть» ГАҖ гранты ярдәмендә 5 миллион сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән.

Проектта куркынычсыз резина өслекле заманча балалар мәйданчыгы төзү, төрле яшьтәге балаларның актив ялы өчен кече архитектура формалары һәм элементлар урнаштыру каралган.

Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында бу участокта янәшәдәге территорияне төзекләндерү планлаштырыла: җәяүлеләр юллары төзекләндереләчәк.

Яңа мәйданчык барлыкка киләчәк ишегалдының үзенчәлеге булып халык үзләре утырткан чыршы тора. Проектлау барышында әлеге агачны саклап калу турында Карар кабул ителде: мәйданчыкны күчерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International